ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия эшмәкәрләре товарларын Aliexpress Russia платформасында сата алачак

12 сентябрь 2018, 08:34

Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында, Россия Туры инвестицияләр фонды һәм Alibaba Group, Mail.ru Group, "МегаФон" оешмалары килеште.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядәге кече һәм урта бизнес вәкилләре үз товарларын Россиядә һәм чит илләрдә сату өчен,  Aliexpress Russia платформасын файдалана алачак. Бу турыда "Известия" хәбәр итә.

Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында, Россия Туры инвестицияләр фонды һәм Alibaba Group, Mail.ru Group, "МегаФон" оешмалары электрон коммерция өлкәсендә килешү турында сөйләште.

"Киләчәктәр Alibaba урта һәм кече бизнеска глобализация стратегиясен гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк. Шул исәптән, сату, алу, логистика һәм түләүләр системасы да гадиләштереләчәк", - дип әйткән Alibaba Group оешмасының В2В-юнәлеше президенты Труди Дай.

Яңа предприятие акцияләренең чама белән яртысы (48 проценты) Кытай компаниясенеке булачак. 24 проценты "Мегафон"ныкы, 15 проценты Mail.ru Group, 13 проценты Россия Туры инвестицияләр фондыныкы булачак. Россиядә Alibaba оешмасының барлык активлары Aliexpress Russia оешмасына берләшә. Болар эченә трансчик операцияләре, шулай ук Mail.ru Group оешмасыныкы булган маркетплейс Pandao да керә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10