ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда Урман атналыгы бара

12 сентябрь 2018, 08:47

14 сентябрьгә кадәр узачак "Урман атнасы-2018" кысаларында республикада 132 чара уздыру планлаштырыла.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда "Урман атнасы-2018" чарасы дәвам итә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсендәге урман территориясен чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистарткан. Биредә шифаханә һәм дачалар урнашкан, ә ылыслы урман утыртмалары Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрнең дә, казанлыларның да яраткан ял урыны булып тора. Чүпне дә, кагыйдә буларак, биредә генә калдырып китәләр. Болар - исерткеч эчемлекләрдән калган буш шешәләр, полиэтилен пакетлар, пластмассалар. Берничә сәгать эчендә урманчылар бер йөк машинасына тулырлык чүп-чар җыеп алды, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе кысаларында 2,5 мең куб. метр күләмендә каты көнкүреш калдыклары, ауган агачлар җыелган һәм чыгарылган.

  • "Урман атнасы-2018" 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр узачак. Чара кысаларында республикада 132 чара уздыру планлаштырыла. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10