ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумында катнашу өчен Владивостокка килде

12 сентябрь 2018, 07:12 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумында катнашу өчен Владивостокка килде Биредә ул Һиндстанның сәүдә һәм сәнәгать министры, Монголия Президенты, Кытайның Сычуань, Чжэцзян һәм Шаньдун провинцияләре җитәкчеләре белән очраша.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV Көнчыгыш икътисади форумында катнашу өчен Владивостокка килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форум киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов "Йокогава электрик", "Хитачи",  "Лотте" компанияләре вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырачак.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Һиндстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху, Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга һәм Кытайның Сычуань, Чжэцзян һәм Шаньдун провинцияләре җитәкчелеге белән дә очрашачак.

Моннан тыш, КИФ-2018 киңлекләрендә хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланачак. Шул исәптән Казанда узачак WorldSkills-2019 кысаларында Татарстан Республикасы белән "Мегафон" компаниясе арасында партнерлык турында килешүгә дә кул куелачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10