ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Фән һәм мәгариф

Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабында Чаллы мәктәбе командасы җиңде

11 сентябрь 2018, 19:56 , Фото: mon.tatarstan.ru

Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабында Чаллы мәктәбе командасы җиңде Мәктәп спорт клублары арасында Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы Чаллыда узды.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Чаллыда мәктәп спорт клублары арасында Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Азнакай, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба муниципаль районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Ярышларда барлыгы 240 кеше көч сынашкан.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча, Чаллыдагы 15нче урта мәктәп беренче урынны алган, икенче урында – Мамадыштагы 3нче урта мәктәп, өченче урында – Зәйдәге 7нче урта мәктәп.

Ярышларда җиңүчеләр 8-12 октябрьдә Чиләбе шәһәрендә узачак Бөтенроссия финалында республика данын яклаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10