ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Җәмгыять

Үз эшен үзе оештыручыларны пенсия түләүләреннән азат итәргә җыеналар

11 сентябрь 2018, 19:10

Үзмәшгуль кешеләрнең Мәҗбүри медицина иминияте түләүләре салым ставкасына кертеләчәк.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Үз эшен үзе табып-оештырып акча эшләүче - үзмәшгуль гражданнар өчен салым ставкасы 4 процент тәшкил итәчәк һәм ул Мәҗбүри медицина иминияте түләүләрен дә үз эченә алачак. Шул ук вакытта бу категория затлар өчен Пенсия фондына кертемнәр мәҗбүри булмаячак. Бу хакта бүген IV Көнбатыш икътисад форумында Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта Мишустин әгәр үзмәшгуль граждан социаль пенсиясен 5 елга соңрак алырга әзер булса, ул Россия Пенсия фондына бернинди түләүләр башкармаска хокуклы.

Яңа салым режимы үзмәшгульләр өчен салым органнарында теркәлергә, Федераль салым хезмәтенә хисап бирергә тәкъдим итә. Проектның төп максаты - үзмәшгуль затларның эшчәнлеген ачыктан-ачык итү.

Бөтен илгә таратканчы, бу салым режимын 4 төбәктә сынап карыйлар, алар арасында Татарстан да бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10