ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Наил Якуповның өчпочмак ашый-ашый интервью биргән видеосы популярлык казанды

11 сентябрь 2018, 18:28

Тумышы белән Түбән Камадан булган хоккейчы СКА командасының һөҗүмчесе булып уйный.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Санкт-Петербургның “СКА” командасы белән Казанның “Ак Барс” командасы арасында сезон ачылу кубогына багышланган уеннан соң Наил Якупов журналистларның сорауларына өчпочмак ашый-ашый җавап бирә. Бу интервьюны тулысынча “СКА-ТВ” каналы күрсәтте.

Социаль челтәрләрдә тиз арада таралган видео астына милләтпәрвәр ватандашлар “чып-чын татар”, “журналистлар күп, тәмле татар өчпочмагы Казанда гына” ише комментарийлар да калдырганнар.

Наил Раил улы Якупов 1993 елда Түбән Камада туган. СКА командасының һөҗүмчесе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10