ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Җәмгыять

Казанда Чемпионат вакытында туризм өлкәсендә 11 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән

11 сентябрь 2018, 16:50 , Фото: архив

Казанда Чемпионат вакытында туризм өлкәсендә 11 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән Ярышлар вакытында Татарстан башкаласында 36 илдән 300 мең турист булган.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү вакытында туризм өлкәсендә 11 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән, салым 3 млрд сум тәшкил иткән. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында Туризм буенча Дәүләт комитеты урынбасары Лиана Сәетова хәбәр итте.

Ярышлар вакытында Татарстан башкаласында 36 илдән 300 мең турист булган, дип сөйләде докладчы.

«Киләсе елда августта Казанда WorldSkills стандартлары Һөнәри осталыгы буенча чираттагы Дөнья чемпионаты була. Бу чара да киләчәккә туристлык инфраструктурасын һәм сервисын үстерү, аларны дөньякүләм стандартларга туры китерү өчен өстәмә этәргеч булачак», – диде Сәетова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10