ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Түбән Камада социаль ипотекага фатир алган 450гә якын гаилә тиздән өй туе үткәрәчәк

11 сентябрь 2018, 15:00 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Түбән Камада социаль ипотекага фатир алган 450гә якын гаилә тиздән өй туе үткәрәчәк Хәзерге вакытта төзүче-инвестор объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында шәһәр Башкарма комитетына мөрәҗәгать әзерли.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәрендәге социаль ипотека буенча фатир алган 450гә якын гаилә тиздән өй туе үткәрәчәк. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт төркеме хәбәр итә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Түбән Каманың 49нчы микрорайонының Корабельная урамындагы 80 фатирлы 56нчы номерлы торак йорт һәм 160 фатирлы 52нче номерлы торак йорт буенча әлеге объектларның техник регламент һәм проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биргән. 

Хәзерге вакытта төзүче-инвестор – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында шәһәр Башкарма комитетына мөрәҗәгать әзерли.

  • Социаль ипотека программасында катнашучылар яшәячәк әлеге йортлар 10 катлы, фатирларның гомуми мәйданы 12500 квадрат метрга якын. Бу объектларның техник заказчысы һәм подрядчысы "Торак инвестицион компаниясе – НК" ҖЧҖ булган.

Моннан тыш, хәзерге вакытта Түбән Каманың Корабельная урамындагы 80 фатирлы 54нче торак йорт һәм Тынычлык проспектындагы 129 фатирлы 123нче торак йортта төзелеш эшләре тәмамланган. Объектларның проект документларына һәм норматив таләпләргә туры килүе турында бәяләмәләр алганнан һәм аларны файдалануга тапшырганнан соң, әлеге йортларга да социаль ипотека программасында катнашучылар күченәчәк.

  • 2018 ел башыннан алып ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган торак программалары буенча Татарстанда гомуми мәйданы 199,98 мең кв.м. булган 3625 фатирлы 111 объект, шул исәптән Түбән Каманың 49нчы микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 160 һәм 80 фатирлы торак йортлар файдалануга тапшырылган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10