ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә Шәһәр көне кубогына татар-башкорт регатасы узды

11 сентябрь 2018, 15:12 , Фото: Римма Гомәрова

Мәскәүдә Шәһәр көне кубогына татар-башкорт регатасы узды Спортчыларны бүләкләү белән беррәттән, "Иң яхшы капитан", "Иң көчле ишкәкче кыз", "Иң оста кок" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Римма Гомәрова). 8 сентябрьдә Мәскәүдә Шәһәр көненә багышланган чаралар вакытында Химки сусаклагычында урнашкан яшь диңгезчеләр клубында татар-башкорт регатасы узды.

Пресня районы милли-мәдәни мохтарияте ("Дом на Патриарших" мәдәни үзәге) оештырган ишкәкле регатада татар һәм башкорт командалары катнашты. Мәскәү Сабан туена яңа йола булып кергән ишкәкчеләр ярышы үзенә тагын бер ярыш мәйданы тапты. Сабан туенда көч сынашкан командалар бу юлы Шәһәр көне кубогы өчен көрәште. Алдан ишкәкле-җилкәнле регата дип игълан ителгән ярышның барышын һава торышы үзгәртте. Бөтен кеше кояшлы, җилсез аяз көнгә сөенгән вакытта, көймәчеләр җилсезлеккә зарланды. Елгырлык, зирәклек таләп итүче җилкәннәр ярышыннан баш тартырга туры килде.

Дүрт кенә команда ярышса да, көндез башланган ишкәкчеләр ярышы кичкә кадәр дәвам итте. Дүрт команда да гади командалар гына түгел иде. Алар Сабан туе регатасының сигез командасыннан оешкан катлаулы составта булды. Мәсәлән, Шоңкар һәм Агыйдел командалары бу юлы "Берләшкән башкорт такымы" исеме астында чыгыш ясады. Берләшү бик нәтиҗәле булып чыкты. Көндәшләрен ярты дистанция артта калдырып, финишка иң беренче башкорт спортчылары килеп җитте. "Бердәмлек" командасы, андый үзгәрешләр кичермәсә дә, бу юлы да көмеш медальгә тугры калды. Сабан туе кубогындагы кебек, команда бу юлы да финишка икенче булып килде. Өченче һәм дүртенче урыннар "Штаб 7" һәм "Җил" командаларына бирелде.

Инде өйрәнелгән гадәт буенча, "Дом на Патриарших" яхтинг клубы ишкәкчеләрне, тамашачыларны, җанатарларны зур казаннан пылау белән сыйлады. Спортчыларны бүләкләү белән беррәттән, "Иң яхшы капитан", "Иң көчле ишкәкче кыз", "Иң оста кок" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

"Иң яхшы капитан" дип җиңүчеләр командасыннан Замир Яминов аталды, "Иң көчле ишкәкче кыз" — "Җил" капитаны Әлфия Сөләйманова. "Иң оста кок" номинациясе бәйрәмнәрдә күчтәнәч алып килү традициясен искә алып оештырылган иде. Иң тәмле ризык пешереп алып килгән ишкәкче кызга истәлекле бүләк тапшырылды, якорьле беләзек "Җил" командасындагы Алия Урмановага насыйп булды. Иң яхшы судья дип регатаның баш судьясы Андрей Амелин табылды.

  • Татар-башкорт регатасы проектының авторы — Пресня районы милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, "Дом на Патриарших" мәдәни үзәге директоры Илдар Халилюлин. Ярышны оештыруда Бөек Петр исемендәге яшь диңгезчеләр клубы, Россияне диңгез спорт төрләре Федерациясе дә катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10