ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Ф.Мөхәммәтшин Казахстан Генконсулын Президент Юлламасын игълан итүдә катнашырга чакырды

11 сентябрь 2018, 14:27 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Ф.Мөхәммәтшин Казахстан Генконсулын Президент Юлламасын игълан итүдә катнашырга чакырды Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш республика парламентының 40нчы утырышында Татарстан Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Еркин Тукумовны V чакырылыш республика парламентының 40нчы утырышында катнашырга чакырды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Еркин Тукумов белән очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Казахстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне саклауның әһәмиятен, шулай ук парламентара элемтәләрне алга таба үстерүнең әһәмиятен әйтте.

«Безнең республикалар арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр актив үсеш кичерә. Узган елда сәүдә әйләнеше - 707,9 миллион, быелның дүрт аенда 398,2 миллион АКШ доллары тәшкил итте. Якын киләчәктә ул бер миллиардка җитәр дип уйлыйм», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Еркин Тукумов фикеренчә, Казанда төрле илләрнең дипломатик вәкиллекләре эшчәнлеге өчен барлык шартлар да бар. «2012 елда ачылган һәм Россиянең 12 субъектында эшләүче Казахстанның Генераль консуллыгының нәкъ менә Татарстан башкаласында урнашуы символик мәгънәгә ия. Бу стратегик яктан дөрес адым булды», - дип әйтте ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10