ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

А.Песошин “Чаллы” үсеш территориясендә эшчәнлек өчен бирелгән өч гаризаны хуплаган

11 сентябрь 2018, 13:54 , Фото: tatarstan.ru

А.Песошин “Чаллы” үсеш территориясендә эшчәнлек өчен бирелгән өч гаризаны хуплаган Бүгенге комиссиядә инвестицияләрнең гомуми күләме 370 млн сум булган өч гариза каралган.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек булдыру турында килешүләр төзүгә бирелгән гаризаларның өчесен дә хуплаган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге комиссия утырышында инвестицияләрнең гомуми күләме 370 млн сум булган өч гариза каралган. 

Метал эшкәртүче үзәк булдыру буенча иде (“Кама Трейд Татарстан” компаниясе) проект кысаларында 131 эш урыны булдырылачак, 600 млн сум инвестиция кертеләчәк.  Аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Моношәһәрләр үстерү фонды хуплаган. Комиссия әгъзалары да проектны бертавыштан кабул иткән.

Йөк күтәрү җайланмалары өчен запас частьләр җитештерү проектын ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы хуплаган. Комиссия әгъзалары бу проектны да бертавыштан кабул иткән. Икенче тапкыр карала торган “Химресурс” фәнни-җитештерү компаниясе” гаризасын да хуплаганнар.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган. Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Чаллы комиссиясе әгъзалары катнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10