ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанга Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтты

11 сентябрь 2018, 12:12 , Фото: dumrt.ru

Казанга Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтты Һәр хаҗи үзе белән 5 литр Зәм-зәм суы алып кайткан, аэропортта аларга "ДУМ РТ Хаҗ"дан истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Казанга Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аларны туганнары һәм "ДУМ РТ Хаҗ" хезмәткәрләре каршы алган. Һәр хаҗи үзе белән 5 литр Зәм-зәм суы алып кайткан, аэропортта аларга "ДУМ РТ Хаҗ"дан истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

"Татарстан хаҗиларының 49 кешедән торган соңгы төркеме "Казаннан эконом" программасы буенча изге җирләрдә хаҗ гыйбадәтләрен үтәп кайтты. Алар "Аэрофлот" авиакомпаниясе очкычларында Казаннан Дубайга кадәр һәм кирегә юл узды. Биредә хәләл туклану оештырылган иде. Моннан тыш, һәр хаҗига Зәм-зәм суын алып кайту уңайлы булсын өчен очкыч багажында өстәмә урын бүлеп бирелде. Дубайдан Мәккәгә алар уңайлы "Мерседес” автобусларында барды. Бу төркемне сәфәр барышында медицина хезмәткәре озатып йөрде", диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10