ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районы Тирсә авылында үзара салым акчасына юллар һәм зират төзекләндерелә

11 сентябрь 2018, 04:00

Бу күләмле эшләргә якынча 800 мең сум акча тотылды.

(Әгерҗе, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре" , Миләүшә Ягъфәрова). Бу көннәрдә Тирсә авыл җирлегендә 2018 елга халыктан җыелган үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә, зират коймалары яңартыла, дип яза җирле басма.

Бу турыда Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил ЗАКИРОВтан сораштык:

Бу көннәрдә җирлегебездә Адил Латыйпов җитәкчелегендәге “Агрохимсервис“ ширкәте ярдәме белән зур эшләр алып барабыз. Тирсәдәге Яшьләр, 1нче Май урамнары, Восточная урамы һәм тыкрыгындагы бер чакрымга якын юлларга вак таш түшәдек.


Дүшәмбе көн Тирсә зиратында авылдашларның олы ярдәме белән койма тоту эшен башладык. Ир-атлар искеләрен сүтеп, яңаларын куярга әзерлек эше алып барсалар, хатын-кызлар баганаларны буйыйлар. Бер төркем авылдашлар зират эчен һәм тышкы ягын тәртипкә китерәләр. Бу күләмле эшләргә якынча 800 мең сум акча тотылды. Якын киләчәктә Наҗар һәм Мордывый зиратларында да үзара салым акчасына байтак кына эшләр башкарылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10