ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Буада 87 яшьлек әбинең фатирына кереп, дүрт шешә алкоголь эчемлек урлаганнар

11 сентябрь 2018, 00:00

Буада яшәүче 1964 елгы ир-атка карата җинаять эше кузгатылды.

(Буа,11 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак" ). Буа районы Кыят авылында 87 яшьлек әбинең ишеген ватып кергәннәр, дип яза җирле басма.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 сентябрь көнне полициягә Кыят авылыннан 1931 елгы әби мөрәҗәгать итә.

Ул квартирасының ишеген җимереп кереп, 4 шешә алкоголь эчемлек урлауларын хәбәр итә. Каракның шәхесе билгеле –  ул Буада яшәүче 1964 елгы ир-ат. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10