ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Зәйнең 6нчы мәктәбендә укучыларны эвакуацияләделәр

11 сентябрь 2018, 08:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәйнең 6нчы мәктәбендә укучыларны эвакуацияләделәр Дәрес барган вакытта мәктәптә янгын чыгу турында хәбәр алынды һәм эвакуцияләүне башлау өчен тавыш сигнализациясе кулланылды.

(Зәй, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов).14 августтан 20 сентябрьгә кадәр республика белем бирү учреждениеләрендә Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында төрле чаралар үтә. Аның кысаларында Кичә Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбендә янгын булган очракта укучыларны һәм барлык персоналны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды, дип яза җирле басма.

Дәрес барган вакытта мәктәптә янгын чыгу турында хәбәр алынды һәм эвакуцияләүне башлау өчен тавыш сигнализациясе кулланылды. Мәктәптә 1141 укучы белем ала. Аларның барысын да укытучылар 9 чыгу юлы аша мәктәп читендәге биләмәгә алып чыктылар. Балаларның барысы да төтенгә точыкмас өчен махсус маскалар кулланды. Дүрт минут ярымда ( бу яхшы күрсәткеч) бина бушап калды. Әмма икенче катта бер кызның чыга алмыйча бинада калуы ачыкланды. Янгын хәбәрен алып, аны сүндерергә килеп җиткән машинар, махсус баскычларын сузып , кызны тиз арада аска төшерделәр. Аңа ашыгыч ярдәм машинасында ярдәм күрсәтелде. Соңыннан мәктәп җитәкчелеге, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы затлар катнашында өйрәнүләргә нәтиҗә ясалды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10