ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә хезмәт коллективлары туристлык слетында абсолют батыр билгеләнде

10 сентябрь 2018, 23:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә хезмәт коллективлары туристлык слетында абсолют батыр билгеләнде Абсолют җиңүче исеменә быел Эдуард Овчинников җитәкчелегендәге Район үзәк хастаханәсе коллективы лаек булды.

(Әгерҗе, 10 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә хезмәт коллективлары туристлык слетка чыкты. Иртәнге сәгатьләрдә үк “Орешник“ ял паркында командалар кайнаша башлады. Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдиновның бердәм спортчылары туристлар өчен сынауларны әзерләде. Ә командалар палаткалар кордылар, учак ягып җибәрделәр, табын кордылар, дип яза җирле басма.

Слетка район Советы һәм башкарма комитеты, үзәк хастаханә, Әгерҗе ит комбинаты, мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсе, халыкны социаль яклау идарәсе, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте, “Олимп“ спорт комплексы – барлыгы сигез командадан туристлар чыккан иде. Аларның җитәкчеләре коллективларына көч биреп кенә калмадылар, үзләре дә ярышларның үзәгендә кайнадылар.
.
– Слетны бер генә тапкыр да калдырганыбыз юк. Бу юлы кырык кеше килдек. Әгерҗедән генә түгел, туристларны авыллардан да чакырдык, – диде мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Бу коллективка хәтта футбол буенча Дөнья чемпионаты җанатарлары да, 1980 елда булган Олимпиада символы Аю да килгән иде.
Хастаханә хезмәткәрләренең дә кәефләре күтәренке.

– Командабызда спортчылар да, җырчылар да, пешекчеләр дә бар. Слетка ныклап әзерләндек. Сынатмабыз дип уйлыйбыз, – диде ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе өлкән шәфкать туташы Гөлфия Симакова.

Хастаханә палаткасы янында кыр госпитале ясалган булса, мәдәният бүлеге территориясенә керү юлында татар егете һәм кызы каршы алды. Татар, рус, удмурт, мари милли ризыклары, күңелле җырлар, гармун моңы белән кунакларның күңелен яуладылар алар. Халыкны социаль яклау идарәсендә күпчелекне гүзәл затлар тәэмин итсә дә, алар да көндәшләргә бирешергә уйламыйлар икән.

– Эштән соң калып көн саен репетиция ясадык. Визиткада ук шаккатырырга телибез, – диде “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Еремина.
Район Советы һәм башкарма комитеты аппаратлары хезмәткәрләре дә “сынатмыйбыз, бер, ике, өч – безнең кулда көч“, диделәр. “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте егет-кызлары да рольләрне алдан бүлешкәннәр. Йөгерү, сикерү, туп тибү, пресс ясау, гер ыргыту өчен спорт сөючеләр билгеләнеп куелган. Быел беренче тапкыр слетта катнашучы Әгерҗе ит комбинаты һәм “Олимп“ спорт комплексы коллективларының да ныклап әзерләнгәннәре күренеп тора. Кемдер табын кора, кайберәүләр учак янында кайнаша, футбол һәм волейбол кырына чыгучылары да бар иде.

Әнә шулай, командалар белән танышу “Визитка“да дәвам итте. Бу биремдә командалар чыгышларын Әгерҗебезнең 80 еллыгына багышладылар. Дүрт минут эчендә туган шәһәребезгә мәдхия җырладылар, эшчәнлекләре белән таныштырдылар, спортны яратуларын дәлилләделәр. Нәтиҗәдә, социаль яклау һәм “Олимп“ хезмәткәрләре чыгышлары белән сокландырдылар.

Командалар өчен иң каршылыклы уеннарның берсе ул “Батырлар узышы“ булгандыр. Берничә спорт төрен үз эченә алган әлеге ярышта бердәмлек тә сыналды, көчле һәм җитез булу да таләп ителде. Бер минут эчендә кемнең ничә тапкыр пресс ясаганын да тикшерделәр, селкенеп торучы бүрәнәдән йөрү осталыгын да күрсәттеләр, мылтыктан да аттылар, елганы көймә белән йөзеп тә чыктылар, гер дә күтәрделәр, озынлыкка да сикерделәр, “альпинист“ ролен дә үтәделәр, хәтта гүзәл затлар да турникта күтәрелделәр. Шуны әйтергә кирәк, ирләрнең дә чыдамлыгы җитмәгән гер күтәрүдә халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова һәм үзәк хастаханә икътисадчысы Елена Осадчаяга тиңнәр булмады. Алар сигезәр килолы герне 60ар (!) тапкыр “чөйделәр“. Ә мәгариф идарәсе егетләре мылтыктан ату буенча биремне 10 секунд эчендә үтәде. Башкаларын да күз ачып йомганчы башкарган педагоглар “Батырлар узышы“ җиңүчеләре дип табылды.
Гер ыргыту да күп спорт сөючеләрне җәлеп итте. Гүзәл затлардан ит комбинатыннан Гөлчәчәк Ширяева герне 7.20 метр ераклыкка ыргытып шаккатырды. Нәтиҗәдә, ул үзенең командасын беренчелеккә чыгарды.

Футбол кырында да уен кызганнан-кызды. “Сары карточка“ бирелеп, бер балларыннан “колак каксалар“ да мәгариф идарәсе спортчылары бу спорт төрендә беренчелекне яулады. Әмма шушы бер балл аркасында алар абсолют җиңүче була алмадылар. Волейболда хастаханә хезмәткәрләре – тупны “иң яхшы чөючеләр“. Аркан тартуда да медицина хезмәткәрләренең беренчелекне беркемгә дә бирмәячәкләре сизелеп торды. Пәһлеваннардан тупланган командалары башкаларны бер-бер артлы “тартып алып кына торды“ һәм, нәтиҗәдә, җиңү – алар кулында.

Табигать байлыкларыннан оста куллар ясаган эшләнмәләргә дә бәя бирде жюри. Җиңүче командалар – башкарма комитет, хастаханә, агрофирма бассейнга бару өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр. Слетта катнашкан һәр команда “иң оста пешекче“ исемен дә яулады. Коллективлар кунакларны җыр-биюләр белән каршы алдылар, үзенчәлекле ризыклар тәкъдим иттеләр, аларның тарихы, рецепты белән таныштырдылар.

Слетның иң матур мизгеле ул – туристик җыр башкару. Ярышларда сыналып арсалар да, көн кичкә авышса да катнашучыларның кәефе күтәренке иде. Хастаханә, мәдәният, социаль яклау, “Олимп“ хезмәткәрләре иң югары балларны җыйдылар.

Бу көнне барлык командаларга үзләрен бер генә көн булса да туристлар итеп тою бик ошады. Һава торышының көйсезләнеп торуы да аларга киртә булмады. “Алдагы елларга без тагын киләчәкбез, слет безне очраштырсын, дуслаштырсын“, диделәр катнашучылар.

Абсолют җиңүче исеменә быел Эдуард Овчинников җитәкчелегендәге Район үзәк хастаханәсе коллективы лаек булды. Бу – аларның җиденче җиңүләре. Калган командалар да – җиңүчеләр.

Таныш булыгыз:
“Җиңүгә омтылыш“ – халыкны социаль яклау идарәсе.
“Иң дус коллектив“ – район Советы һәм башкарма комитеты аппаратлары.
“Иң оста җырлаучы команда“ – мәдәният бүлеге.
“Иң кунакчыл команда“ – ит комбинаты.
“Иң туристик команда“ – “Олимп“ спорт комплексы.
“Иң көчле команда“ – “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте.
“Иң спорт сөюче команда“ – мәгариф идарәсе.

 

 

 

 


 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10