ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан авылларында яшәүче 1,5 мең ана яңа түләүләр алу өчен мөрәҗәгать иткән

10 сентябрь 2018, 21:20

Агымдагы елда республикада 2,5 меңнән артык кеше бала туган очракта бервакытлы түләүләр алачак.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда беренче балаларын тапкан 1181 хатын-кыз һәм өченче баласын тапкан 226 хатын-кыз яңа бервакытлы түләүләр алу буенча мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бервакытлы түләүләрне бары тик авылда яшәүчеләргә генә бирәләр.

Узган ел ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, авылда 3 ел яки аннан да күбрәк яшәгән хатын-кызлар өчен, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң, бала тапкан очракта бервакытлы түләүләр турында карар кабул итте.  Хатын-кыз беренче баласын 25 яшькә кадәр тапса, аңа 50 мең сум акча түләнә. Әгәр 29 яшькәчә хатын-кыз өченче баласын алып кайтса, түләүләр 100 мең сум тәшкил итәчәк.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре быел республикада андый хатын-кызлар 2,5 меңнән артык дип белдерә. Аларның 2 мең чамасы, беренче бала тулу уңаеннан, түләүләр алачак. 400дән артыгы өченче балаларын табачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10