ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөфти Равил Гайнетдин мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә рәхмәт хаты юллаган

10 сентябрь 2018, 20:18 , Фото: архив/Рамиль Гали

Мөфти Равил Гайнетдин мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә рәхмәт хаты юллаган Мөфти XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивален югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрүдә нәтиҗәле тырышлык өчен рәхмәт әйтә.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Мөфтиләр шурасы советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән элемтә советы әгъзасы Мөфти шәйх Равил Гайнетдин Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә рәхмәт хаты юллаган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия мөселманнары, Россиядә һәм дөньяда кино сәнгатен бәяли белүчеләр, шәхсән үз исемемнән Сез җитәкләгән Мәдәният министрлыгына XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивален югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрүдә нәтиҗәле тырышлык өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рөспубликасы Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы, Казан мэры тарафыннан кино фестивален үткәрүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерәм", диелгән әлеге хатта.

Мөфти шәйх Равил Гайнетдин сүзләре буенча, 2005 елда кино фестивален гамәлгә куйганнан, беренче фестивальне оештырган һәм үткәргән вакыттан бирле Казан халыкара мөселман киносы фестивале бертуктаусыз иҗади үсеш күрсәткән, заманча кинофестивальнең бөтен функцияләрен югары дәрәҗәдә башкарып, кинематографистларның абруйлы форумының югары статусына ия булган.

"Соңгы елда фестивальнең үсешкә яңа этәргеч алуын күрү күңелле. Без конкурста катнашучыларның эшләре сыйфат ягыннан үсешен зур канәгатьләнү хисе белән билгеләп узабыз. Фестиваль безнең Татарстан башкаласының мәдәни тормышының алыштыргысыз чарасы, аның ярдәмендә Казан Россиядә генә түгел, ә ислам дөньясында мәдәни башкала имиджына ия була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы, Казан шәһәре мэриясенең уртак хезмәтенең киләчәктә уңышка ирешәчәгенә, форумның "Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына" шигаре күп дистә елларча халыкларны һәм илләрне якынайту өчен хезмәт итәчәгенә ышанабыз. Барлык башлангычларыгызда Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен!”, - диелгән Мөфти хатында.

  • 4 сентябрьдә Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО генераль директоры булып торган җәмәгать эшлеклесе Ирина Бокова, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Мөфти шәйх Равил Гайнетдин катнашты.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10