ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ метеорологы: Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк

10 сентябрь 2018, 21:27 , Фото: архив/Михаил Захаров

КФУ метеорологы: Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк КФУ профессоры сүзләренчә, Казан аша салкын фронт уза.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда КФУның Экология һәм табигый байлыкларны файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцевка сылтама белән, университетның матбугат хезмәте  хәбәр итә.

Переведенцев сүзләренчә, хәзер Казан аша салкын фронт уза, әмма аны көзге салкыннар дип әйтеп булмый. «Уртача һава температурасы 13 градус тәшкил итә, бу нормадан 3-4 градуска югары», - диде КФУ профессоры.

Казанга җылы һава торышы 12 сентябрьдә кайтачак. Шулай итеп, көндез һава температурасы +21 градус булачак, ә төнлә  +14 градуска кадәр төшәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10