ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Түбән Кама районында узган сайлауларда участокларга 80 проценттан артык сайлаучы килгән

10 сентябрь 2018, 14:45 , Фото: e-nkama.ru

Түбән Кама районында узган сайлауларда участокларга 80 проценттан артык сайлаучы килгән Районда яшәүчеләр җирле депутат корпусларында һәм Түбән Кама район советында аларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк депутатларны сайлаган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районында узган сайлауларда участокларга – 81,39, шул исәптән Кама Аланында 77,93 процент сайлаучы тавыш бирергә килгән. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тавыш бирү биш авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә узган.

Тавыш бирү үткәрелгән барлык җиде округта да районда яшәүчеләр җирле депутат корпусларында һәм Түбән Кама район советында аларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк депутатларны сайлаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10