ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Ким Чен Ын ел ахырына кадәр Россиягә килергә мөмкин

10 сентябрь 2018, 11:00

Төньяк Корея лидеры якын көннәрдә Россия Президентының чакыруына җавап бирергә ниятли.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын ел ахырына кадәр Россиягә килергә мөмкин, дип әйтте Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Ул РФ Президентының чакыруына якын көннәрдә җавап бирергә ниятли. Владимир Владимировичның эш графигына карап, ул Россиягә сәфәр кылырга әзер», - диде Матвиенко.

  • «Татар-информ» агентлыгы Төньяк Корея лидеры Россиягә визит белән килергә әзер булуын раслаган дип хәбәр иткән иде.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10