ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Башкортстанда сайлаучыларның яртысыннан артыгы сайлауда катнашмады

10 сентябрь 2018, 11:18 , Фото: Илдус Фазлетдинов

Башкортстанда сайлаучыларның яртысыннан артыгы сайлауда катнашмады Республика сайлаучыларының 49,19 проценты тавыш бирергә килгән.

(Уфа, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). 9 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауда 3426 сайлау участогына тавыш бирүчеләрнең 49,19 проценты килде.

  • Чагыштыру өчен: Башкортстан парламентына 2013 елда узган сайлауларда бу сан 53 процент тәшкил иткән иде.

110 мандатка 12 партиядән 1617 кандидат дәгъва итте. 

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, сайлау бюллетеньнәренең 99,7 процентын эшкәрткәннән соң, беренче урында “Бердәм Россия” партиясе бара. Партия исемлекләре буенча сайлауларда ул сайлаучыларның 58,33 процент тавышын җыйган. 2013 елгы сайлауларда аларга халыкның 76,16 проценты ышаныч күрсәткән иде.

Икенче урында – КПРФ. Коммунистлар өчен халыкның 18,76 проценты тавыш биргән. 2013 елда алар 11,69 процент җыйган булган.

ЛДПР 9,95 процент тавыш җыеп, өченче урынны яулады. Узган сайлауларда Жириновский тарафдарларының саны 3,7 проценттан артмаган иде.

“Гадел Россия” өчен сайлаучыларның 5,47 проценты тавыш биргән. 2013 елда “эсэр”лар 2,8 процент тавыш җыйган булган.

Әлеге дүрт сәяси фирка вәкилләре республика парламентында партия исемлекләре буенча урын алачак. Шулай итеп, узган сайлаулар белән чагыштырганда, республикада “Бердәм Россия” тарафдарларының 18 проценттан артыкка кимеп, оппозициядәге партияләрнең абруе кискен үсеп китүен ассызыкларга кирәк.

Ике фирка – “Россия патриотлары” һәм “Яшелләр”нең партия исемлекләре сайлау барьерын үтә алмады. “Патриотлар” – 3,96, “Яшелләр” 1,98 процент тавыш җыйды. Башкортстанда партия исемлекләре буенча сайлау барьеры 5 процент тәшкил итә.

Шулай да аларның вәкилләре дә республика парламентыннан читтә калмаячак. Бермандатлы 55 сайлау округының 39ында “Бердәм Россия” тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар җиңү яулады. Коммунистлар – 4, либерал-демократлар – 3, “Россия патриотлары”, “Яшелләр альянсы”, Россия социаль теләктәшлек партиясе вәкилләре берешәр депутат мандатына ия булырга тиеш. Шулай ук бермандатлы округларда 7 үзен-үзе тәкъдим итүче җиңеп чыкты, дип хәбәр итә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе.

Политологлар фаразлавы буенча, яңа парламентта “Бердәм Россия” – 71-72, КПРФ – 14-15, ЛДПР – 8-9, “Гадел Россия” – 5-6, калган партияләр берешәр урынга дәгъва итәргә тиеш. 7 депутат исә бернинди сәяси фиркагә дә карамаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10