ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнәдә быел малайлар күбрәк туа

9 сентябрь 2018, 23:00

Вафат булучылар арасында да ир-атлар өстенлек итә.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, август аенда 7 сабый туган. "Әтнә таңы" шул хакта хәбәр итә.
 
Шуларның гаиләдә икесе – беренче, дүртесе – икенче, берсе – өченче бала. Сабыйларның бишесе – малай, икесе – кыз. 
 
10 пар язылышкан, ике гаилә таркалган. Унбер кеше бакыйлыкка күчкән, шуларның алтысы – ир-ат, бишесе – хатын-кыз. 
 
Ел башыннан районда 50 бала туган. Аларның 27е – малай, 23е – кыз. 
 
49 язылышу, 16 аерылышу теркәлгән. 
 
“Узган ел белән чагыштырганда быел күрсәткечләребез шатландыра, туучылар да күп, аерылышу һәм үлүчеләр саны да кимеде", диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Рәхимова.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10