ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чит ил режиссерлары кыска метражлы фильмнарны тамашачыга җиткерү серен уртаклашты

9 сентябрь 2018, 16:45 , Фото: архив kazan-mfmk.com

Чит ил режиссерлары кыска метражлы фильмнарны тамашачыга җиткерү серен уртаклашты Казан кинофестивалендә быел кыска метражлы нәфис фильм номинациясендә Татарстан фильмнары катнашмый.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кыска метражлы нәфис фильмнарга прокат оештыру авыррак булса да, төрле илләр андый фильмнарны тамашачыга җиткерүнең нәтиҗәле ысулларын куллана. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең “Кыска метражлы нәфис фильмнар” номинациясендә катнашучы режиссерлар кинофорумның матбугат үзәгендә үз фильмнары һәм аларны тамашачыга җиткерү турында сөйләделәр.

“Кыска метражлы фильмнарны тамашачыга җиткерүнең иң уңайлы юлы – кинофестивальләр, - диде тумышы белән Гыйрактан булып, Англиядә яшәүче кинорежиссер һәм педагог Ават Осман Али. – Чөнки кинотеатрларда тулы метражлы фильмнар гына күрсәтелә. Кыска метражлы фильмнарны арт-хаус фестивальләрдә дә күрергә мөмкин”.

“Минем фильм әлегә кинофестивальләрдә йөри, ул прокатта юк. Кыска метражлы фильмнарны прокатка бирүе авыр. Шуңа күрә ул әле фестивальләрдә төрле призлар яулап, дәрәҗәсен булдырсын”, - диде кытай режиссеры Хан Хуан.

“Италиядә хәзер алтмышынчы еллар модасы кайта – кыска метражлы фильмнарга кызыксыну артты. Элек андый фильмнар бик популяр иде, соңрак реклама белән алыштырылды - диде “Бисмилла” кыска метражлы фильмы авторы Алессандро Гранде. – Хәзер алар биш минуттан артык булса күрсәтелә башлады. Яңа һәм иске кыска метражлы фильмнар күрсәтелә торган күп фестивальләр барлыкка килде. Тамашачы бу фильмнар белән кызыксына. Андый фильмнар төрле мәйданнарда актив күрсәтелә”,

“Быел Кувейтта кыска метражлы фильмнар өчен махсус платформа булдырдык, берничә фильмны бергә туплап, бер билет алып бөтенесен карау мөмкинлеге туды”, - диде Әхмәт Ираҗ.

Быел кыска метражлы нәфис фильм номинациясендә Татарстан фильмнары катнашмый. Бер кыска метражлы фильм – Нәсүр Юрушбаевның Әмир Галиәскаров белән бергә төшергән “Нигез йорт” фильмы “Яшь Россия” номинациясенә кертелгән. Калган кыска метражлы фильмнар “Милли конкурс”ка берләштерелгән.

Иҗатчылар белән матбугат конференцияләре бүген дә дәвам итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10