ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Казан фестивалендә катнашучы яшь кино төшерүчеләр иҗатлары турында сөйләде

9 сентябрь 2018, 15:49 , Фото: kazan-mfmk.com

Казан фестивалендә катнашучы яшь кино төшерүчеләр иҗатлары турында сөйләде “Яшь Россия” конкурсында ун фильм катнаша.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән картиналарның күбесе - төрле кинофестивальләрдә катнашып призларга лаек булган фильмнар. Матбугат үзәгендә фильмнары тәкъдим ителәчәк режиссерлар һәм продюсерлар белән матбугат конференцияләре сериясе башланып китте: иҗатчылар журналистларга үз эшләре турында сөйлиләр, Казан һәм аның тамашачысы турында хис-кичерешләре белән уртаклашалар.

“Яшь Россия” программасы нигездә студентларның диплом эшләреннән төзелә. Яшь кино төшерүчеләр Чечен сугышыннан башлап, гаилә кыйммәтләренә кадәр - бөтен темаларга да алынганнар. Әлеге номинациядә эшләрен тәкъдим иткән яшьләр – Николай Шишкин, Һава Мухиева, Элен Нелидова, Екатерина Уварова үз фильмнарын төшерү нечкәлекләре турында сөйләделәр. Яшьләр кинофестивальгә нигездә кыска метражлы, аз бюджетлы фильмнар белән катнаша.

Евгений Никитинның мәктәп проблемаларына багышланган “Стрела” фильмы, кинофестиваль кысаларында күрсәтелгәч тә, Казан тамашачысында сораулар тудырган, фикер алышулар озак дәвам иткән иде. Фильмның автордашы Николай Шишкин матбугат конференциясендә картина идеясенең Америка мультфильмыннан алынуын, укучыларның сугышу темасын мәктәпкә күчерүләрен әйтте. "Бу чын һәм чын булмаган дуслык турында. Ул тамашачыны уйландырсын иде”, - диде Николай.

Төньяк Кавказның туксанынчы еллары турында “Дерево” фильмын төшергән Һава Мухиева үзе белән булган вакыйгаларны җанландыруын әйтте. “Башка тулы метражлы фильм турында уйланган идем. Әмма бу вакыйганы дөньяга чыгарып, аннан тизрәк котыласым килде, һәм шушы фильм туды”, - диде ул.

Фильмында төшәргә Андрей Смоляков, Матвей Матвеев кебек актерларны кызыктыра алган яшь режиссер Элен Нелидова үз эшендә ата белән улның катлаулы мөнәсәсбәтләре турында сөйли. “Кичерә белергә кирәк, шунсыз алга барып булмый”, - диде ул.

Екатерина Уварова “Последний лист” фильмында О.Генриның хикәясендәге вакыйгаларны бүгенге көнгә күчергән. Иҗат газаплары кичергән рәссам соңгы шедевры итеп өрәңге яфрагы ясый һәм аны ялангач калган көзге агачка элә. Шулай итеп, соңгы яфрак төшкәндә, үләргә әзерләнгән кыз балада яшәргә өмет уята. “Соңгы мизгелгә кадәр алга барырга кирәк – мин шулай уйлыйм”, - диде ул.

Матбугат конференциясендә Казан кинофестиваленең даими катнашучысы, Германиядә яшәүче татар журналисты һәм кинорежиссеры Нәсүр Юрушбаев та катнашты. Аның “Нигез йорт” фильмы яшь режиссер Әмир Галиәскаров белән бергә төшерелгән. Нәсүр үзенең бу номинациягә эләгүен Әмирнең катнашуы белән аңлатты. Аның фильмы язучы Галимҗан Гыйльманов хикәясе мотивлары буенча куелган. Сүз картлар йортына урнаштырылган әби турында бара. Нәсүр Юрушбаев фильмны төшерер алдыннан Россиядә һәм Германиядә картлар йортларында булуы турында сөйләде. “Әти-әниләрегезне картлар йортларына бирмәгез!” дип мөрәҗәгать итте ул. Үз фильмының азагын бәхетле тәмамлавына басым ясады – героиняга кабат үз нигезенә кайтырга насыйп була.

  • Казан кинофестиваленең “Яшь Россия” конкурсында ун фильм катнаша. Алар арасында бердәнбер татар фильмы – Нәсүр Юрушбаев белән Әмир Галиәскаровның “Нигез йорт” фильмы.
  • Кинофестиваль программасы кысаларындагы кичә "Яшь Россия", кыска метражлы нәфис фильмнар, кыска метражлы документаль фильмнар, "Милли конкурс" номинацияләрендә фильмнары катнашучылар белән матбугат конференцияләре үтте.

Иҗатчылар белән матбугат конференцияләре бүген дә дәвам итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10