ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Россия ислам институтында «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында ачык лекция узды

9 сентябрь 2018, 11:18 , Фото: dumrt.ru

Россия ислам институтында «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында ачык лекция узды Лекцияне РИИның дини фәннәр кафедрасы доценты Дамир (Сәет хәзрәт) Шәһавиев укыды.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның мөселман уку йортларында «Экстремизмга – юк» декадасы кысаларында ачык дәресләр оештырыла. Аларның берсе Россия ислам институтының (РИИ) актлар залында узды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөселман мохитендә радикальләшү сәбәпләре теология күзлеге аша» дигән темага багышланган лекцияне РИИның дини фәннәр кафедрасы доценты Дамир (Сәет хәзрәт) Шәһавиев укыды. Очрашуда РИИ һәм КИУның көндезге бүлегендә укучы 60лап студент катнашты.

Сәет хәзрәт Шәһавиев сүзләренчә, ислам дине экстремизм һәм радикализм чагылышларын кискен тәнкыйтьли. Дәлил рәвешендә ул «Бәкара» сүрәсенең 256нчы аятен китерде. «Бу аятьне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Без вәгазь сөйли, исламның төп кыйммәтләре турында җиткерә алабыз, әмма кемнедер динебезне кабул итәргә мәҗбүриләргә хакыбыз юк», – диде Сәет хәзрәт һәм ислам диненең тыныч юл белән таралуын искәртте.

Моннан тыш, ул исламофобия проблемасына да тукталды. Аның фикеренчә, гаммәви мәгълүмат чаралары мөселманнарның тискәре образын тудыруда зур йогынты ясый.

Сәет хәзрәт Шәһавиев радикализм һәм экстремизм исламда дин нигезләрен белмәүдән, исламны ялгыш аңлаудан килә дип билгеләп үтте. Ул шулай ук радикаль мөселманнар еш кына дәлил сыйфатында китерә торган төп аятьләр темасына да кагылды. Әлеге аятьләрне турыдан-туры мәгънәдә җиткерү ялгыш нәтиҗәләргә китерә, диде хәзрәт.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10