ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Үзгәреш җиле” фестивале Нью-Йоркның Карнеги-холлында концерт күрсәтергә җыена

9 сентябрь 2018, 11:35 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, kazan-mfmk.com

“Үзгәреш җиле” фестивале Нью-Йоркның Карнеги-холлында концерт күрсәтергә җыена “Үзгәреш җиле” фестивале 2016 елда башлангыч алган иде.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2019 елда “Үзгәреш җиле” фестивале концерты Америкада үткәреләчәк. Бу хакта Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Ветер перемен” документаль фильмын тәкъдим итү тантанасында Венера Ганиева хәбәр итте.

“Без Америкага җыенабыз. Карнеги-холлда “Үзгәреш җиле” фестиваленең иң яхшы әсәрләреннән төзелгән концерт планлаштырыла. Америка да, Европа да безнең татар җыры турында ишетәчәк әле”, - диде танылган җырчы.

  • “Үзгәреш җиле” фестивале 2016 елда башлангыч алды. Ул Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия Опера һәм балет театры сәхнәсендә үтә. Фестивальнең җитәкчесе – Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
  • Карнеги-холл – Нью-Йорктагы концерт залы. Дөньядагы иң затлы концерт залларының берсе. Гомуми сыйдырышлылыгы – 2800 урын.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10