ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә

8 сентябрь 2018, 17:50

Татарстан территориясендә яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә.

Якындагы тәүлектә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә томан төшүе ихтимал.

Әгәр дә шундый вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк торырга киңәш ителә. Җил көчәйгәндә, подъездларда яки подвалда качып тору кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында калсагыз, комлыклы яки ташлы туфракка ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим.

Шулай ук сулыклар янында булырга, йөртүчеләргә шәһәр читенә чыгарга киңәш ителми. Юлларда тизлек режимын сакларга кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10