ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Иң яхшы комбайнчыларга 50 мең премия бирелә

8 сентябрь 2018, 17:32 , Фото: agro.tatarstan.ru

Иң яхшы комбайнчыларга 50 мең премия бирелә "Иң яхшы комбайнчы-2018” конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә 490 җиңүчене билгеләячәк.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы-2018” бәйгесендә җиңүгә дәгъва итүчеләрне күзәтү дәвам итә. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә 490 җиңүчене билгеләячәк. Бәйгедә катнашучылар иң күп ашлык суктыру һәм иң күп мәйданны чабу буенча бәяләнә.

Зур күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50шәр мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Иң күп мәйданны чапкан 50 механизатор 40 ар мең сум алачак. Шулай ук бәйге нәтиҗәләре буенча районнарда 200 комбайнчыга 30 ар мең сум премия биреләчәк.

Татарстанның иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен даими күзәтү алып барыла. Һәр чәршәмбе һәм җомга көнәнәрендә министрлыкның рәсми сайтында уракта катнашучылар турындагы мәгълүмат яңартыла.

Бәйгедә катнашучыларның күрсәткечләре белән белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10