ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Казахстан татар милли-мәдәни оешма җитәкчеләре белән очрашты

8 сентябрь 2018, 15:55 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Казахстан татар милли-мәдәни оешма җитәкчеләре белән очрашты Казахстан татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе Татарстаннан делегациясенә «Астанада татар мәдәнияте һәм бизнесы» проектын тәкъдим итте.

(Казан, 8 сентябрь «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстан Республикасында. Бай эчтәлекле эшлекле сәфәр кысаларында ул Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Уральск шәһәрендә Казахстанның милли-мәдәни татар оешмалары делегацияләре белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан в Западно-Казахстанскую область (Республика Казахстан)

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, шулай ук Астана, Алматы, Актүбә, Кызылорда, Талдыкорган, Караганда, Уральск кебек шәһәрләрнең татар берлекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы идарәсе рәисе Тәүфикъ Кәримов, Көнбатыш Казахстан өлкәсенең татар мәдәни үзәге рәисе Флера Миликеева, Астана шәһәренең “Дуслык” мәгариф үзәге җитәкчесе, “Ак калфак” республика хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Я.Низаметдинова, Татарстан Республикасы халык шагыйре, Казахстан Республикасының мактаулы сәнгать эшлеклесе, Казахстан татар һәм башкорт конгрессы идарәсе әгъзасы Камил Муллашев чыгыш ясады.

Визит делегации Республики Татарстан в Западно-Казахстанскую область (Республика Казахстан)

Тәүфикъ Кәримов үз чыгышында Татарстан Президентына Казахстанда яшәүче татарлар исеменнән игътибар һәм төрле яклап күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Очрашу вакытында Казахстан татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе Татарстаннан килгән делегация әгъзаларына «Астанада татар мәдәнияте һәм бизнесы» проектын тәкъдим итте.

 Ãâ€™ÃÂ¸ÃÂ·ÃÂ¸Ã‘‚ делегации Республики Татарстан в Западно-Казахстанскую область (Республика Казахстан)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10