ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Габдулла Тукай музее белән танышты

8 сентябрь 2018, 13:08 , Фото: tatar-congress.org

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Габдулла Тукай музее белән танышты Казахстан җирендә Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү максатыннан, Уральск шәһәрендә бөек шагыйрьнең музее эшли.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, Казахстанга эш сәфәре кысаларында, Уральск шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей эшчәнлеге белән Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та танышты. Татарстан кунакларын Көнбатыш-Казахстан өлкәсе Хакимы, Казахстан халыклар ассамблеясы рәисе Алтай Көлгинов озатып йөри.

  • Габдулла Тукай 12 ел Уральск шәһәрендә яши. Биредә ул шәхес буларак формалаша, иҗади сәләте ачылып китә.

Казахстан җирендә Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү максатыннан, Уральск шәһәрендә бөек шагыйрьнең музее эшли, Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Казахстанда яшәүче татарлар әдипкә багышланган әдәби кичәләр уздыра, төрле чаралар үткәрә.

Казахстанда Сабантуй көнне кунакларның Габдулла Тукай музеена һәм Кызыл мәчеткә керүе традициягә әйләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10