ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Балтач районы бизнесменнарның дәүләт сатып алулары рейтингында беренче урынны били

8 сентябрь 2018, 13:54 , Фото: Рамиль Гали

Балтач районы бизнесменнарның дәүләт сатып алулары рейтингында беренче урынны били Татарстан шәһәрләре арасында бизнесменнар рейтингында Казан лидерлык итә.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Балтач районы бизнесменнарның дәүләт сатып алуларында катнашу рейтингында беренче урынны били. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Татарстан Дәүләт сатып алулары агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер сөйләде.

“Без республика шәһәрләре һәм районнары буенча чагыштыру таблицасын эшләдек. Быел дәүләт заказлары өчен продукция саткан бизнесменнарны санадык. Татарстанның Балтач районы лидерлык итә”, - дип билгеләп үтте ул.

Рейтингта 2018 елда дәүләт заказларында катнашкан бизнесменнар санының торак пункт яки районда яшәүчеләр санына чагыштырмасын күрсәтүче коэффициент кертелде. Агентлык җитәкчесе,Татарстан шәһәрләре арасында рейтингта Казан лидерлык итә, диде.

Интервью 8 сентябрьдә sntat.ru порталында чыга. YouTubта “Татар-информ” каналында интервьюның видеосын карап була.

 “Татарстан24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10