ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

8 сентябрь 2018, 09:46 , Фото: 16.мвд.рф

Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән Ширәмәт-Карамалы юлында һәлакәт фаҗигале тәмамлана.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында «КАМАЗ» белән җиңел машина бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич, 7 сентябрьдә, 18:30 сәгатьтә Ширәмәт-Карамалы юлында 7 нче модельле «Жигули» машинасы алдагы машинаны куып-узып китәргә теләгәндә каршы як полосасына чыга һәм «КАМАЗ» машинасына бәрелә.

Фаҗигадә ике кеше һәлак була, ике кеше тән җәрәхәтләре ала.

Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч хезмәтләр экипажы, шулай ук республика дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе барган. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10