ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда 91 процент мәйданда уңыш җыеп алынган

7 сентябрь 2018, 21:41 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Татарстанда 91 процент мәйданда уңыш җыеп алынган Бүгенге көндә республикада 1,4 млн гектар мәйданда яңа уңыш җыелган.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Бүгенге көндә республикада 1,4 млн гектар мәйданда яңа уңыш җыелган. Бу Татарстандагы мәйданнарның 91 процентын тәшкил итә. Шул хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә республикада 3,5 млн тонна бөртекле җыеп алынган. Татарстан буенча уртача уңыш гектарыннан 26,1 центнерны тәшкил итә.

Министр киләсе атна ахырына бөртеклеләрдән кукуруз уру гына калачак дип өметләнә. Әхмәтов сүзләренчә, Татарстанда шикәр чөгендере белән шөгыльләнүче 16 районның бишесе уңыш җыярга керешкән. 2018 елда шикәр чөгендере 64 мең гектарда утыртылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10