ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рим Гиниатуллин: Зөя утрау-шәһәре төрле милләт халыкларын берләштерә

7 сентябрь 2018, 17:42 , Фото: Рамиль Гали

Рим Гиниатуллин: Зөя утрау-шәһәре төрле милләт халыкларын берләштерә Үзбәкстан татар җәмгыяте активисты республикада православ һәм ислам динен тотучыларга бер үк караш яши, диде.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Зөя утрау-шәһәре төрле милләт халыкларын берләштерә, республикада православ һәм ислам динен тотучыларга бер үк караш яши. Бүген бу хакта Казан Кремлендә узган “Цивилизацияләр диалогы” халыкара ЮНЕСКО форумы йомгаклау утырышында Үзбәкстан татар җәмгыяте активисты Рим Гиниатуллин белдерде.

"Форумның соңгы көне, ләкин саубуллашасы килми. Аның кысаларында күпме мәгълүмат, тәҗрибә тупладык, фикер алыштык. Татарстан республикасын һәрвакыт зур ихтирам хисе белән искә ала. Без Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән 46 ел таныш. Ул татарлар өчен ышанычлы, ныклы күпер һәм мин аңа һәрвакыт сокланам. Минем бүген аның "Ихлас күңелдән" дигән китабы хакында сөйлисем килми, китап турында бик күп сүзләр әйтелде. Мин Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фонды Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиевка Зөя утрау-шәһәрчеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ул төрле милләт халыкларын берләштерә, гомумән, республикада русларга һәм татарларга аермыйлар. Биредә православ һәм ислам динен тотучыларга бер үк караш яши, берәүне дә читкә этәрмиләр. Зөя утрау-шәһәре шуның ачык мисалы, ул республиканың иң зур мирасы", - диде ул үзенең чыгышында.

Минтимер Шәймиев әлеге фикерне хуплады. "Татарстан бервакытта да җиңел юлдан бармады. Ни өчен? - дип сораучыларга, мин болай җавап бирәм: Республика Союзлары ирекле хокукларыннан мәхрүм ителгән, шул исәптән Россия дә. Ул вакытта Татарстанда бер дулкын күтәрелде, безнең кайбер өлкәләрдә сәнәгать потенциалы үсте. Без үзебезнең хокукларыбыз хакында әйтергә, башкаларга җиткерергә теләдек. Татарстанның дәүләт суверенитеты хакында чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә хәбәр иттек, аларның фикерләрен тыңладык. Миллионнан артык татарлар җыелды һәм без Бөтендөнья татар конгрессы оештырдык. Бүгенге көндә дә әлеге зур бер оешма үскәннән-үсә. Үзбәкстан белән без тыгыз элемтәдә торабыз, хезмәттәшлек итәбез. Килгәнегез, форумда катнашканыгыз өчен рәхмәт. Чыннан да, нинди милләт кешесе булуына карамастан, бер гаилә булып яшибез", - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10