ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер хезмәттәшлек турында юл картасын имзалады

7 сентябрь 2018, 16:16 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер хезмәттәшлек турында юл картасын имзалады Бүген Казанга “Газпром” җитәкчесе Алексей Миллер килде.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Казанда “Газпром” ГАҖ һәм Татарстан сәнәгать комплексының үзара хезмәттәшлеге турында Юл картасы имзаланды.

Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер үз имзалары белән ныгытты.  Документны имзалау тантанасы Казан Кремлендә Губернатор сараенда узды. Анда Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, “Газпром” ГАҖ җитәкчелеге һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10