ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Ак Барс” командасына Континенталь хоккей лигасы 46 миллион сум акча бирәчәк

7 сентябрь 2018, 16:01

ЦСКА плей-офф финалисты 29,5 млн сум алачак, СКА даими чемпионаты җиңүчесенә лига 38 млн сум акча түлиячәк.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). 2017/2018 еллардагы сезон нәтиҗәләре буенча Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасыннан 45,9 млн сум акча алачак. Бу хакта Континенталь хоккей лигасы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге суммага телевизион хокукларны сату, шулай ук команда матчларына тамашачы йөрүдән алган керем керә. Телевизион хокукларны сатудан “Ак Барс” 43,8 млн сум акча алачак.

Казанлылар узган сезон нәтиҗәләре буенча Континенталь хоккей лигасыннан иң зур түләүләрне алачак. Шулай итеп, ЦСКА плей-офф финалисты 29,5 млн сум алачак, СКА даими чемпионаты җиңүчесенә лига 38 млн сум акча түлиячәк.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10