ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Теләче районы Олы Мәтәскә урта мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды

7 сентябрь 2018, 22:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләче районы Олы Мәтәскә урта мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды 1986 елда салынган мәктәптә 67 бала белем ала.

(Теләче, 7 сентябрь, “Татар –информ",  "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Бүген Теләче районы Олы Мәтәскә авылында,  капиталь ремонттан соң, Фатих Хөсни исемендәге  урта мәктәп ачылды. Анда 67 бала белем ала. Әлеге мәктәпнең Лесной, Тәмте-Мәтәскә, Ямбулат башлангыч мәктәп филиаллары бар. Күрше авылларның югары сыйныф укучылары да әлеге мәктәптә белемнәрен дәвам итә, дип яза район басмасы.

1986 елда салынган бина күптән ремонт таләп итә иде. Авыл халкы, әти- әниләр, мөгаллимнәр, укучылар яраткан мәктәпләренә ремонт булачагын ишеткәч куанып бетә алмады. Кыска срокларда, әти–әниләрнең ризалыгы белән уку вакытында мәктәпкә капиталь ремонт алып барылды. Әлеге зур эшләрне башкарырга республика күләмендә эшләп килүче дәүләт программасы ярдәмгә килде.

Капиталь ремонттан соң мәктәпне ачу тантанасында катнашкан Илдус Зарипов укучыларга җылы теләкләрен җиткерде. “Олы Мәтәскә урта мәктәбе район күләмендә спорт өлкәсендә югары уңышларга ирешүче мәктәп булып кала бирә. Алга таба да укуда, спортта сынатмагыз”, - диде ул үз чыгышында.

Тантанада катнашкан Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов: “Имтиханнардан курыкмагыз, тормыш үзе көндә имтихан, сынауларын әзерләп кенә тора. Сез әти-әниләргә сабырлык телим, балаларыгыз белән тагын бер кат белем аласыз”, - диде ул.

Мәктәп директоры Марат Сөнгатуллин укучыларны мәктәпкә ясалган шушы матурлыкны кадерләп сакларга чакырды. “Чөнки мондый ремонтлар гел ясалмый. Күптән көттек, республика, район җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез”- диде диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10