ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Хаҗда авырып калган хаҗия Татарстанга кайтты

7 сентябрь 2018, 15:51 , Фото: dumrt.ru

Хаҗда авырып калган хаҗия Татарстанга кайтты Әлмәттән килгән 81 яшьлек ханым 31 август көнне Мәдинә – Дубай – Казан маршруты белән туган җирләренә кайтып җитәргә тиеш була.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген 13.35 сәгатьтә Казан аэропортында хаҗдан кайтканда Дубайда авырып калган хаҗи – Наилә Әхмәтҗанованы каршы алдылар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлмәттән килгән 81 яшьлек ханым 31 август көнне Мәдинә – Дубай – Казан маршруты белән туган җирләренә кайтып җитәргә тиеш була. Әмма Дубай аэропортында хаҗияның сәламәтлеге кинәт начарая һәм аны “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы вәкилләре Дубай хастаханәсенә салалар. Ул биредә һәрдаим табибларның күзәтүендә була, сәламәтлеген ныгыта һәм туганнары белән элемтәдә тору мөмкинлеге тудырыла. “ДУМ РТ Хаҗ” хезмәткәрләре даими рәвештә хастаханә хезмәткәрләре белән аралашып торды, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Авыруның хәлен белергә күчтәнәчләр белән Дубай шәһәрендәге татар диаспорасы килде, дип язган идек.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10