ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Көнчыгыш космодромында Татарстан оешмасы катнашында старт өстәле төзи башладылар

7 сентябрь 2018, 14:38 , Фото: скриншот

Көнчыгыш космодромында Татарстан оешмасы катнашында старт өстәле төзи башладылар Дмитрий Рогозин Татарстан Премьер-министры А.Песошин һәм төзелеш компаниясе генераль директоры Р.Җиһаншинның фотосын социаль челтәрдә куйган.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Көнчыгыш космодромында ПСО «Казань» катнашында «Ангара» авыр ракета-йөрткече өчен старт өстәле төзелеше башланды. «Роскосмос» дәүләт корпорациясе җитәкчесе Дмитрий Рогозин космодромның икенче чираты төзелеше турында үз Twitter битендә  язган.

Рогозин Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм төзелеш компаниясе генераль директоры Равил Җиһаншин сурәтләнгән фото куйган.

  • Көнчыгышта «Ангара» өчен старт комплексы төзелеше белән ПСО «Казань» шөгыльләнәчәк. Төзелешкә 39 млрд сум чамасы бүлеп бирү каралган. Татарстан компаниясе заказны бердәнбер үтәүче булачагы расланды.

Көнчыгыш космодромында «Союз» ракетасы өчен беренче старт өстәле 2012-2016 елларда төзелгән иде. 2016 елның 28 апрелендә бу комплекстан беренче тапкыр ракета җибәрделәр. Икенче старт өстәле төзелеше 2022 елның 31 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10