ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанның 179нчы гимназиясен ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре исемлегенә керткәннәр

7 сентябрь 2018, 11:49 , Фото: Григорий Князев

Казанның 179нчы гимназиясен ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре исемлегенә керткәннәр Сертификат Халыкара оешманың ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәренең 65 еллыгына багышланган конференциядә тапшырылды.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Григорий Князев). Казанның 179 нчы гимназиясе ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре рәсми сертификатына ия булды. Сертификат Халыкара оешманың ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәренең 65 еллыгына багышланган конференциядә тапшырылды.

Конференция делегатлары өчен экскурсияне гимназия директоры Эльвира Наумова үткәрде. Кунакларга уку аудиторияләреннән тыш, бассейн, тернәкләндерү зонасы һәм кинетик компьютер уеннары өчен мәйданчык та тәкъдим ителде.

«Мондый дәрәҗәдәге делегацияне кабул итү бик җаваплы булды», – дип сөйләде Наумова ИА «Татар-информ»га. Аның сүзләренчә, мәктәп һәр балага үз талантын чынга ашыру мөмкинлеген табарга ярдәм итәргә тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10