ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Республикада терлекләр санын арттырган һәм киметкән районнар билгеле

7 сентябрь 2018, 07:42

Кичә Игенчеләр сараенда терлекчелек тармагының 2018 елдагы сигез айлык эшенә йомгак ясадылар.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Игенчеләр сараенда терлекчелек тармагының 2018 елдагы сигез айлык эшенә йомгак ясауда Республикада терлекләр санын арттырган һәм китметкән районнарны атадылар. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада терлекләр санын арттырган районнар - Әтнә, Актаныш, Саба, Кукмара, Балтач, Яңа Чишмә, Әлмәт, Чүпрәле, Лениногорск һәм Әлки районнары.

Республикада терлекләр санын киметкән районнар - Мөслим, Әгерҗе, Чистай, Алабуга, Зәй, Ютазы, Бөгелмә, Питрәч һәм Биектау районнары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10