ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлмәттә урып-җыю эшләре ахырына якынлашты

7 сентябрь 2018, 06:00

Суктырылган ашлык күләме – 87535 тонна.

(Әлмәт, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында урып-җыю ахырына якынлашты, дип яза җирле басма.

Бүгенге мәгълүматларга караганда барлыгы 39818 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган. Бу барлык мәйданның 90 процентын тәшкил итә. Суктырылган ашлык күләме – 87535 тонна. Район буенча уртача уңыш бирүчәнлек быел гектарыннан 22 центнер. «Чагылтау», «Аппак», «Клементейкино», «Михайловское» хуҗалыкларында иртә культураларны урып-җыюны тулысы белән тәмамлаганнар.

Туфрак эшкәртү дә дәвам итә. 57 мең гектар мәйданның 37 процентында эш башкарылган инде. Уҗым культураларын чәчү төгәлләнгән. Киләсе ел уңышы өчен 2 мең гектарда уҗым арышы, 10,4 мең гектарда бодай чәчелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10