ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда йөзү буенча Дөнья кубогы этабында Татарстаннан 18 спортчы катнашачак

6 сентябрь 2018, 21:17 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов, minsport.tatarstan.ru

Казанда йөзү буенча Дөнья кубогы этабында Татарстаннан 18 спортчы катнашачак
 Казанда дөнья Кубогы этабы бөтен дөньядан 250 иң көчле йөзүчене җыячак.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). 7-9 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында Су спорты төрләре сарае базасында йөзү буенча FINA Дөнья Кубогының беренче этабы узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казан Су спорты төрләре белән бик дус. Без ел саен суга сикерү буенча FINA Дөнья кубогы этапларын уздырабыз, синхрон йөзү буенча турнирлар уза. Су полосы буенча турнирлар булды. Әмма Татарстанда йөзү буенча мондый дәрәҗәдәге ярышлар үткәрелгәне юк. Хәзер дөнья сериясенең әлеге этабы Казанга күченә”, - диде Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.

Министр турнирдан көткән уңышларын уртаклашып: "Шәһәрнең ярышларны иң яхшы дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Тәҗрибә, инфраструктура, халыкның Су спорты төрләрен яратуы - үзе дәлил. Без түземсезлек белән спортчыларны һәм барлык кунакларны көтәбез – аның Татарстан башкаласында бөтен дөньядан иң яхшы йөзүчеләрне җыячагына шигебез юк. Безнең җыелма команда вәкилләре өчен бергәләп җан атачакбыз", - диде.

Йөзү буенча Дөнья кубогы этабында Татарстанның 18 спортчысы катнашачак. Владислав Акишин - 100 метрга, 200 м (баттерфляй) һәм 200 метрлы, 400 метрлы (комплекс) дистанцияләрдә чыгыш ясаячак. Тимур Бикеев - 200 метрга (комплекс) йөзә. Эдуард Вәлиәхмәтов брасс белән - 100 метрга, 200 метрга комплекслы һәм баттерфляй ысулы белән йөзәчәк (400 метрга комплекслы йөзүдә). Семен Григорьев 400 метрга һәм 1500 метрга ирекле стиль белән йөзүдә катнашачак. Глеб Карасев 50 метрлы дистанцияләрдә чыгыш ясаячак (ирекле стиль, аркада, баттерфляй).

Никита Королев - 50 метрга, ирекле стиль һәм баттерфляй белән 100 метр араны үтә. Александр Кубасов - 400 метрга, ирекле стильдә йөзә. Роман Кузнецов - 200 метрга аркада йөзәчәк. Эрнест Максумов 50 һәм 100 метрга ирекле стиль белән, шулай ук 50 метрга баттерфляй ысулында ярыша. Эмиль Мөхәммәтҗанов ирекле стиль белән 50, 100, 200, 400 метр дистанцияләрдә чыгыш ясый. Владлен Николаев 50 һәм 100 м га баттерфляй белән чыгыш ясаячак.

Дмитрий Поляков - 200 метрга комплекслы, Николай Соколов 200 һәм 400 метр (комплекс) һәм 200 метрга аркада йөзәчәк. Владислав Тазов 50, 100, 200 метрга аркада йөзү буенча көч сынашачак. Егор Куимов турнир медальләре өчен 50 һәм 100 метрга баттерфляй өчен көрәшәчәк.

Хатын-кызлар ярышында Азалия Закирова -  200 метрга, комплекс дистанцияләрендә чыгыш ясаячак. Антонина Коновалова ирекле стиль белән 800 метрга йөзәчәк. Ирина Приходько аркада 50, 100 һәм 200 метр дистанциядә йөзәргә теләк белдергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10