ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Җомга көнне Казан мәчетләрендә террорчылыкка каршы өндәмәләр таратылачак

6 сентябрь 2018, 18:39 , Фото: архив/Михаил Захаров

Җомга көнне Казан мәчетләрендә террорчылыкка каршы өндәмәләр таратылачак Аларда яхшылык эшләүгә һәм динеңне танып белүгә өндәгән Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелә.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). “Экстремизмга – юк!” традицион республика декадасы кысаларында 7 сентябрь көнне Казан мәчетләрендә дини экстремизмга каршы тору буенча промо-акция узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга намазы алдыннан мөселман яшьләре активыннан торган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары дин кардәшләребезгә һәм мәчеткә килүчеләргә “Ислам террорга каршы” листовкаларын таратачак. Аларда якыннарыңа карата көч куллану һәм кысрыклауның, җинаять кылуның ярамавы, шулай ук яхшылык эшләүгә һәм динеңне танып белүгә өндәгән Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелә.

Моннан тыш, листовкаларда “белмәү сәбәпле” экстремистик төркемнәргә иярүдән саклану чаралары һәм экстремизмнарның “үзенчәлекле” шәхси сыйфатлары аңлатыла.

  •  Татарстанда “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге башланды. Ункөнлек республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизм буенча профилактик эшләр башкару, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан уздырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10