ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Н.Ларионова Татарстанның ЮНЕСКО проектын гамәлгә куюда әйдәп баруын әйтте

6 сентябрь 2018, 18:58 , Фото: Рамиль Гали

Н.Ларионова Татарстанның ЮНЕСКО проектын гамәлгә куюда әйдәп баруын әйтте "ЮНЕСКОның Ассоцияцияләшкән мәктәпләре" проекты башкарма директоры Татарстанда тагын ике уку йорты тиздән ЮНЕСКО сертификатын алачак, дип белдерде.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Россия территориясендә Казан һәм Татарстан “ЮНЕСКОның Ассоцияцияләшкән мәктәпләре челтәре” программасын тормышка ашыруда әйдәп бара. “Татар-информ”га интервьюда “ЮНЕСКОның Россиядәге Ассоцияцияләшкән мәктәпләре” проекты башкарма директоры Наталья Ларионова шундый белдерү ясады.

“Татарстанда ЮНЕСКОның 13 ассоцияцияләшкән мәктәбе бар һәм якын арада анда керәчәк исемлектә торган тагын берничә мәктәп билгеле. Казан Халыкара мәктәбе һәм 179нчы мәктәп ЮНЕСКОның Ассоцияцияләшкән мәктәпләре сертификатын бүген-иртәгә алачак”, - дип хәбәр итте Ларионова.

“ЮНЕСКОның Ассоцияцияләшкән мәктәпләре челтәре” проекты балаларга дөньяга юл ача. Алар төрле халыкара проектларда аралаша, башка балаларны күрә һәм үзләрен төрле эшчәнлек юнәлешендә күрсәтә, елга ярларын чистарту белән дә шөгыльләнә, фәнни конференцияләрдә катнаша ала”, - диде шундый мәктәпләр эшчәнлеге белән таныштырганда проектның Россиядәге башкарма директоры.

"ЮНЕСКОның ассоцияцияләшкән мәктәпләре" - Россия өчен чагыштырмача яңа проект. Шулай да сөйләрлек эшләр бар, диде Ларионова. “Биредә безнең 9 төбәк координаторы. Конференциядә алар эшләрен тәкъдим итә”, - диде ул.

“Без бирегә Европа һәм Төньяк Америка милли координаторлары эше белән танышырга җыелдык. Россия координаторлары, алар белән танышып, мөгаен, яңа кызыклы проектлар барлыкка килер.

Мәдәниятара диалог Казан форумында, оештыручылар өметләнгәнчә, тулы бер мәктәпләр башка төбәкләрдән һәм илләрдән үз партнерларын таба алыр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10