ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бөгелмәдә балаларны хаҗдан кайткан зәм-зәм суы белән сыйлаганнар

6 сентябрь 2018, 17:14 , Фото: dumrt.ru

Бөгелмәдә балаларны хаҗдан кайткан зәм-зәм суы белән сыйлаганнар Хәзрәт балаларга әлеге су алына торган чыганакның барлыкка килү тарихын сөйләгән.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов “Фатиха” иртә үсеш төркемендәге балаларны зәм-зәм суы белән сыйлаган. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рамил хәзрәт Хөснетдинов сабыйларны быел үзе хаҗдан алып кайткан зәм-зәм суыннан авыз иттергән.

"Хәзрәт әлеге изге чыганакның барлыкка килүенең кызыклы тарихын сөйләде. Балалар су эчеп дога кылдылар", - диелгән әлеге хәбәрдә.

  • "Фатиха" иртә үсеш төркеме үз эшчәнлеген 3 сентябрьдә башлап җибәргән. Көн саен 8.00-12.00 сәгатьләрдә балалар белән дипломлы белгечләр шөгыльләнә. Математика, грамматика, ислам нигезләре укытыла; кәгазь кисү, кәгазьдән сурәт эшләү, рәсем ясау белән шөгыльләнәләр. Төркемнең төп үзенчәлеге булып балаларның Коръән-Кәрим аятьләрен ятлаулары тора. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10