ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин, Фән һәм мәгариф

Әлмәттәге “Нур” татар телле мөселман мәктәбендә ун бала белем алачак

6 сентябрь 2018, 09:36 , Фото: Айгөл Әхмәтҗанова

Әлмәттәге “Нур” татар телле мөселман мәктәбендә ун бала белем алачак Әлегә уку йортының лицензиясе юк, белем бирү сентябрь уртасында башланыр, дип көтелә.

(Әлмәт, 6 сентябрь, "Татар- информ", Энҗе Габдуллина). Әлмәттәге “Нур” мөселман гомуми урта белем мәктәбендә быел ун укучы белем алачак. Барлык дәресләр дә татар телендә алып барылачак. Бу хакта мәктәп директоры Айгөл Әхмәтҗәнова хәбәр итте.

  • Белем бирү учреждениесенең оештыручысы - Татарстан Республикасының Диния Нәзарәте. Программа буенча татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрен укыту күздә тотыла. Малайлар һәм кызлар аерым сыйныфларда белем алачак.

Мәктәпнең һәр класста 12 бала укытырга мөмкинлеге бар. Бу уку елында 1нче сыйныфка 5 малай һәм 5 кыз укырга керә. Дәресләрнең озынлыгы сентябрь аена 30-35әр минут каралган. Алга таба алар 40-45 минут булачак.

Әлеге мәктәптә 2 башлангыч сыйныф укытучысы, 1 тәрбияче һәм 2 дин дәресләрен алып барачак укытучылар эшли. Дин буенча, ир балаларга Коръәнне бары тик ир- атлар гына укыта ала. Шуңа күрә ислам дине дәресләрен кызлар төркемендә - хатын- кыз укытучы, малайларда ир-ат укытучы алып барачак.

Төп предметларны укучылар иртәнге якта үзләштерсә, кичке якта дин дәресләре укытылачак. Мәктәптә балалар иртәнге 8дән кичке 5кә хәтле тора ала.

Бинаның эчке төзелеше татар орнаментлары белән бизәлгән. Балалар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсеннәр өчен, бар уңайлыклар да тудырылган, диде мәктәп директоры.

«Үзләре ислам динен тотучы, балаларының да шул юлдан атлауларын теләүче ата-аналар балаларын безнең мәктәпкә бирделәр. Барлык шартларга да сөенеп, риза булдылар»,- ди Айгөл Фиргать кызы.



Әлеге мәктәпне ачуда Әлмәт районының имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗәнов зур тырышлык күрсәткән. Ул мәктәпкә иганәчеләр табу, эшчәнлеген оештыру белән шөгыльләнә. Белем бирү учреждениесенең төп иганәчесе - «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең элекке генераль директоры Шәфәкать Тәхәветдинов.

Әлегә мөселман мәктәбенең лицензиясе юк, шул сәбәпле укулар башланмаган. Рөхсәт сентябрь урталарында булачак дип көтелә, белем бирү шул вакытта башланачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10