ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәүдә чит ил китап укучылары “Хозур” нәшрияты басмалары белән таныша

6 сентябрь 2018, 07:49 , Фото: http://dumrt.ru

Мәскәүдә чит ил китап укучылары “Хозур” нәшрияты басмалары белән таныша 5-9 сентябрьдә башкалада Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе уздырыла.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты XXXI Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә

Халыкара күргәзмә-ярминкәдә “Хозур” нәшрият йортыннан җитмештән артык китап куелган. Алар арасында рус һәм татар телләрендә мөселман әдәбияты тәкъдим ителә. Иң яхшы китаплар күргәзмәнең каталогына кертелде. Болар - Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ислам в 75 уроках” китабы, «Рухуль Байан» – хәдис һәм нәсыйхәтләр җыентыгы, «Китаб ат-Таухид» – ислам гакыйдәсе мәсьәләләре турында, «Расскажи мне об исламе» – ислам динен яңа гына кабул итүчеләр өчен белешмә, «Люди согласия и сунны – кто они?» – мәзһәбләргә иярүнең әһәмияте һәм дөреслеге турындагы басмалар. Китапларның күргәзмә каталогына кертелүе “Хозур” нәшрияты басмаларының Россиядә хәзерге китап нәшер итү таләпләренә туры килүе турында сөйли.

  • Халыкара китап күргәзмәсе 5-9 сентябрьдә Мәскәүдә уздырыла. Күргәзмә-ярминкәгә ел саен нәширләр, полиграфистлар, китап таратучылар, әдәби агентлар, китапханәчеләр һәм авторлар җыела. Россиядә китап нәшер итүчеләрнең зур вакыйгасында катнашучылар – төрле илләр һәм төбәкләрдән өч йөздән артык нәшрият. Алар быел барлыгы 100 меңнән артык китап тәкъдим итәләр.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10