ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары: Хезмәттәшлек – алга хәрәкәт итү өчен бердәнбер ысул

5 сентябрь 2018, 19:07 , Фото: Рамиль Гали

ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары: Хезмәттәшлек – алга хәрәкәт итү өчен бердәнбер ысул Бердәм глобаль берләшмә төзү өчен бер толерантлык кына аз, халыкларның бердәм һәм бер-берсен хөрмәт итүе кирәк, диде Син Цюй әфәнде.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Хезмәттәшлек – алга хәрәкәт итү өчен бердәнбер ысул. Бу хакта ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Син Цюй әфәнде Казанда мәдәниятара диалог форумы ачылышы тантанасында җиткерде.

«Без бөтен дөнья буенча конфликтларның илләр һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләрне өзгәнен күрәбез. Киеренкелек үсүен күрәбез. Чиркәүләр һәм мәчетләр җимерелүен, мәдәният һәм мәгариф мохитенә куркыныч янавын күрәбез. Балалар, милли азчылык интегә, башка төркем, этнос, мәдәният кешеләренә тискәре мөнәсәбәт үсә», – диде Син әфәнде.

Ул диалог мәдәниятенә тугрылыкны бергәләп көчәйтергән кирәклеген әйтте. Башка халык, дин, телләр вәкилләре кебек катлаулы булып тоелган әйберләр турында да аңлаешлы булсын өчен гадирәк әйтергә кирәк, ди ул.

«ЮНЕСКО өчен татулык кешелекнең интеллектуальлегенә һәм бердәмлегенә нигезләнергә тиеш. Толерантлык, пассив яшәү генә җитми. Безгә бердәмлек кирәк. Безгә күптөрлелеккә аңлап карау һәм хөрмәт кирәк», – диде ЮНЕСКО генераль директорының беренче урынбасары.

Үзара аңлашып яшәүнең нигезе рухи һәм мораль кыйммәтләр бердәмлеге генә була ала. «Бөтен мәдәниятләр төрле, әмма кешелек – ул бер берләшмә. Без узган һәм киләчәк кыйммәтләрен аерабыз. Барлык кешеләр дә төрле һәм аерым җәмгыятьләрне көче аларга креатив һәм амбициоз булу мөмкинлеге бирә. Планетада ничек кеше булуның 7 млрд ысулы бар, әмма без барыбыз да – бер гаилә әгъзалары», – дип тәмамлады чыгышын Син Цюй.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10